“Җиңү көнендә гаиләм белән”.Бөек Ватан сугышында җиңү көне – һәрберебез өчен аеруча бәйрәм көн!Район мәдәният йорты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган яңа рубрика башлап җибәрде. Барлык авыл мәдәният йортлары, авыл клублары, районда яшәүчеләр бу рубрикада бик теләп катнаша. Җиңү көнендә гаилә белән бергә төшкән фотоларны безгә җибәреп, ә без үз чиратыбызда аны социаль челтәрдә урнаштырабыз. Шул ният белән җиңү язын якынайтабыз кебек тоела.
2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе