18 нче март көнне Яңа Арыш урта мәктәбендә "Җиңү хаты" Бөтенроссия акциясе узды. 6 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары кызыклы тәрбия акциясендә катнаштылар-1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгаларда катнашкан гаилә әгъзаларына, туганнарына, күршеләренә хатлар яздылар. Шулай ук алар җиңү өчен рәхмәт сүзләре яздылар, хезмәт ветераннарына сораулар бирделәр.Соңыннан укучылар үз куллары белән "солдат өчпочмагы" дигән хат ясадылар һәм хатны бизәделәр.

2020 елның 18 марты, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International