5 мартта Үзәк китапханәдә Хәтер һәм дан елы кысаларында китапханәчеләр семенары уздырылды. Семенарда, китапханәләрдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларны үткәрү буенча, киңәшләр һәм рекомендацияләр бирелде. Балыклы Чүкәй, Күгәрчен, Корноухово, Яңа Арыш авылы китапханәчеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Моннан тыш, файдалы һәм кызыклы мәгълүмат белән Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча МЧС начальнигы Ещёв О.Л., Россия Эчке эшләр министрлыгы – полиция начальнигы бүлеге башлыгы урынбасары Галимов Р.Ф. чыгыш ясады.

2020 елның 7 марты, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International