Олы Салтан авыл мәдәният йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әнием-алтыным" дип исемләнгән конкурс программасы булып узды. Төрле конкурслар: спорт, хуҗабикә, музыкаль конкурслар үткәрелде. Конкурсның максаты: халык гореф-гадәтләрен, уеннарын саклап калу. Үзләренең музыкаль номерларын Шәрәфиев һәм Төхвәтуллина С.һәм мәдәният хезмәткәрләре күрсәттеләр. Кичә дискотека белән тәмамланды.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International