2020 елның 27 февралендә, Юлсубино авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75, ТАССР ның 100 еллыгын бәйрәм итү, Халыкара туган тел көне, һәм Россиядә халык иҗаты елы кысаларында, Балык-Бистәсе район мәдәният йортында эшләп килүче “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль клубы (җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова) тарафыннан әзерләгән “Талантлы син, кеше туганым!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәдә районыбыз талантлары: ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гәрифуллина, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, композитор, музыкант, Ямаш авылы егете Әхәтов Халидин, республика җыр фестивальләре луреаты Лилия Ризаева, Сергей Фалин, гармунчы егетләр: Нәҗип Вәлиәхмәтов, Габдерәшит Сөниев, Рәмис Хуҗагарипов , җырчылар: Рәхилә Җәләлова, Илмир Гәйнетдинов, Фәния Хәбибуллина, Ринат Хәбибуллин, Данис Гарифуллин, чыгышларын тамашачы бик яратып кабул итте. Әлеге авыл мәдәният йорты җитәкчесе Әминә Гатиятованың үзе иҗат иткән шигырьләрен, Нурия Нотфуллина укыган мөнәҗәтне дә халык яратып тыңлады. Исламия Сафина җитәкчелегендәге халыкара, республика фестивальләр лауреаты, Ямаш авылы мәдәният йорты “Чишмә” балалар фольклор коллективы чыгышы кичәне тагын да тулыландырып җибәрде. Тамашачы хәрбер чыгышны алкышларга күмде.

2020 елның 2 марты, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International