Без - Корноухово авылы үзешчәннәре 29 нчы февраль көнне районыбызда ел саен уздырылып килүче Ф. Әхмәдиев исемендәге фестиваль кысаларында Яңа Ырга авылында, ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ф.Әхмәдиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан әзерләнгән "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән концерт программабыз белән кунакта булып кайттык. Тамашачыларның көчле алкышлары астында концертыбыз бер сулышта узып та ките. «Рябинушка» җыр сөючеләр клубының моңлы җырлары, биючеләребезнең дәртле биюләре, “Сәйлән” театр сөючеләр клубының шаян скетчлары беркемне дә битараф калдырмады.
2020 елның 29 феврале, шимбә