2020 елның 26 февралендә, Балык-Бистәсе мәдәният йортында эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова) Бөек Җиңүнең 75, ТАССР ның 100 еллыгын бәйрәм итү, Россиядә халык иҗаты елы һәм Халыкара туган тел көне кысаларында әзерләнгән “Җырлыйм туган якта...” - дип исемләнгән концерт программасы белән Олы Елга авылында булып кайтты. Авыл халкы хәрбер чыгышны көчле алкышларга күмеп рәхәтләнеп ял итте.
2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе