Халыкара туган тел көне. Безнең мәктәптә Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу көнне безнең мәктәп балалары үз халкының мәдәнияте белән таң калдыра, безне җылы дуслык һавасы белән әйләндереп ала, чөнки безнең мәктәп-районда иң күп милләтле мәктәп. Бүген уздырылган “Татарстан - безнең уртак йортыбыз!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә дә күпләрнең күңеленә хуш килде. Сәхнәдә татар, рус, әзербәйҗан телләрендә шигырьләр укылды, җырлар башкарылды. Быел Бөек Ватан сугышы тәмәмлануга 75, ТАССР төзелүгә 100 ел була. Шул уңайдан 6 нчы сыйныфы укучылары “Сагыну “әсәрен сәхнәләштерделәр.
2020 елның 22 феврале, шимбә