Урахчы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Чын ир-егетләр" дип исемләнгән спорт ярышлары оештырдылар. Мәдәният йорты мөдире Касимова М.А. барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, тыныч күк йөзе, гаилә иминлеге, бәхет һәм сәламәтлек теләде. Аннан соң ике «Старики» һәм «яшьләр» командалары арасында чын ир-атлар ярышлары узды: эрудиция, җитезлек, төгәллек, шулай ук көч күнегүләре (идәннән күтәрелү,кул көрәше). Көч күнегүләре тәмамланганнан соң теләүчеләр бильярд һәм өстәл теннисы уйнадылар.Кичә дустанә шартларда узды.

2020 елның 24 феврале, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International