Күки авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә Туган тел көненә багышланган «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада балалар һәм өлкәннәр катнашты. Туган телне ничек саклап калу турында сөйләштек, фикер алыштык. Чарада катнашучылар Г.Тукай һәм М. Җәлил шигырьләрен укыдылар. Шулай ук бу шагыйрьләрнең шигырьләренә җырлар башкарылды.
2020 елның 23 феврале, якшәмбе