Уракчы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Уятыйк эле күңелләрне"дип исемләнгән утырышлар оештырдылар.Фойе борынгы татар бүлмәсенә әверелде. Стеналарда чигелгән борынгы сөлгеләр, чигүләр матурланды. Өстәлләр милли ризыклар белән бизәлгән иде: коштел, бавырсак, чәк-чәк, коймак, бәлеш, милли кием-салым.Милли киемнәрдәге хатын-кызлар борынгы татар халык җырларын, такмакларын башкарды, алар борынгы "Йөзек салыш", "Капкалы "Тукмак әйләндерү", "Куш кул","Җебегән" һ.б. татар халык уеннары белән чиратлашып барды.Чарага гармунчы Мингазов Согудахан абый чакырылды. Гармунда борынгы көйләрне Мингазов Саудахан, Гыйззәтуллина Мәдинә,Касыймова Мәликә уйнады. Утырышлар дустанә шартларда чәй эчү белән узды.
2020 елның 21 феврале, җомга