Алтынчы-Елга клубы. Шумбут урта мәктәбендә укытучы Файзуллина р.в. белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан « Әфган-безнең йөрәктә» дигән чара үткәрделәр. Чара барышында фильм карау булды, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Әфган сугышында һәлак булган якташларыбызның фоторәсемнәре белән таныштылар.
2020 елның 15 феврале, шимбә