Район мәдәният йортында бүген милли төс, милли моң, милли аһәң яңгырый.Һәр почмакта кемдер шигыр өйрәнә, кемдер җыр суза, ә кемдер түбәтәен матур итеп баш өстенә кия. Чөнки, бүген мәдәният йортында “Татар егете 2020” конкурсының йомгаклау туры кичәсенә әзерләнә егетләрнең һәркайсы. Көч сынашу җиңелләрдән булмады. Егетләрнең һәрберсе дә ут чәчеп тора, берсеннән-берсе уңган, берсеннән-берсе тырыш. Ләкин, һәр ярышта да җиңүче булырга тиеш. 6 егет арасында “2020нче елның татар егете” исеменә Масловка авылыннан Фәнис Гәйнетдинов ия булды. Җитәкчесе: Бастрыгина Евгения Сергей кызы, Масловка авылы мәдәният йорты җитәкчесе.Һәр катнашучы да үз номинацияләрендә җиңү яулады. Егетләребезгә район Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2020 елның 15 феврале, шимбә