Яңа Нырты авыл клубы мөдире Ленинград блокадасының куркыныч көннәрендә вафат булган һәм исән калган ленинградлыларны искә алу уңаеннан «тынгысыз Ленинград " дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Балалар сөйләгәнне тыңладылар, ул кырыс көннәрнең фотосурәтләре белән презентация слайдларын карадылар, укучылар тагын бер кат искә төшерделәр, ә кайберәүләр 900 көн дәвам иткән Ленинград өчен көрәшүнең Бөек Ватан сугышының гына түгел, бөтен дөнья тарихының иң героик һәм фаҗигале сәхифәләренең берсе икәнлеген белделәр. Чара тантаналы-моңсу килеп чыкты һәм беркемне дә битараф калдырмады.
2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе