2020 елның 23 январендә , Балык-Бистәсе мәдәният йортында эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова) Россиядә халык иҗаты елы, ТАССР ның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында әзерләнгән “Җырлыйм туган якта...” - дип исемләнгән концерт программасы белән Кече Әшнәк авылында булып кайтты. Авыл халкы хәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде.

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International