2020 елның 24 гыйнварында район мәдәният йортында «Ел хатын-кызы.Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. Балык Бистәсе районы хатын-кызлар советы әгъзаларыннан торган Комиссия барлык катнашырга теләүчеләргә дә үз бәясен бирде. Беренче этап нәтиҗәләре буенча зона турына 10 катнашучы тәкъдим ителде. Иң көчле, иң лаеклылар республикада районыбыз данын якларга барачак. Һәр номинантка уңышлар телибез, аларның һәрберсе җиңүгә лаек.

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International