Җомга көнне Күки мәдәният йортында күршебезнең "Чәй эчик самавырдан"бәйрәме узды. Анда безнең авылның төрле оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Кичә чәй эчү белән поселок рәвешендә узды. Бәйрәмдә катнашучы Фирая Хәмидуллина башмак бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Кич буе тормыштан төрле кызыклы тарихларны искә төшерделәр. Аннан самавырдан чәй эчтеләр, иске, изге заманнарны искә алдылар. Бик матур һәм күңелле булды. Без бу бәйрәмдә катнашучыларга рәхмәтлебез!

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International