Бирдебәк авыл клубында Иске Яңа ел уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде. Ике авылдан яшьләр һәм урта буын кешеләре җыелды. Алар төрле кызыклы уеннарда, конкурсларда бик актив катнаштылар, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, үз талантларын күрсәттеләр һәм бүләкләр алдылар.
2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе