Кышкы каникуллар вакытында Яңа Сальск авыл клубында балалар белән төрле күңелле, файдалы чаралар үткәрелде. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан физкультура буенча мастер-класс үткәрелде, анда балалар бик теләп катнаштылар. Аннан соң фельдшер Закирова Н.Р. катнашында «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл»дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә сораулар һәм җаваплар белән җанлы үтте.
2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе