Балтач авылы. Ә Сез Сабантуй җәй көне генә булыр дип уйлаган идегезме? Кыш үзенең кар көртләре белән матур!Бүген Балтач авылында зур «кышкы Сабантуй»узды. Алтынчы ел рәттән әлеге гаилә бәйрәме үткәрелә. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне җырлары белән бизәделәр, учакта пылау, колак, кайнар чәй әзерләнә. Алып баручы бер-бер артлы кызыклы конкурслар турында игълан итә. Балалар таудан шуалар, ата-аналар, әбиләр, бабайлар мәйданда бииләр. Шулай ук кар чаналарында шуарга теләүчеләр дә бар. Ә теләүчеләр бик күп иде. Әлеге чараны төп оештыручы һәм аңа нигез салучы Фердинанд хәзрәт Юлсубино авылында мулла булып тора. Авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов бу бәйрәмне авыл халкы һәм кунаклар шатланып уздырсын өчен зур тырышлык куя.

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International