Бирдебәк авыл клубында Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашында «Яңа елны Бию, Юмор һәм җыр белән бергә билгеләп үтик»дигән уен программасы узды. Әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар,шулай ук балалар белән төрле уеннар уйнадылар: кар бөртекләре җыю, итек киеп чабу, стаканга су ташу, призны ал. Балалар актив катнаштылар, шуның өчен Кыш бабайдан һәм Кар Кызыннан Яңа ел бүләкләре алдылар. Программа ахырында дискотека оештырылды.Яңа ел бүләкләренең иганәчеләре-Николай Толстов.

2020 елның 3 гыйнвары, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International