Тегермән-Почино авыл клубы. Үзешчәннәр Яңа ел балына авыл халкы өчен яңа ел тамашасы әзерләгән иде. Музыкаль номерлар, күңелле конкурслар, шаян күренешләр, биюләр һәм әлбәттә Кыш бабай белән Кар кызы күрсәтелде. Кичә күңелле үтте, бәйрәм дискотека белән дәвам итте.
2019 елның 31 декабре, сишәмбе