Корноухово авыл мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан авыл китапханәсе белән берлектә "Туган як моңнары һәм төсләре"дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Безнең чара кунаклары яшьлегенең якты, матур елларында уй-фикерләре белән кайттылар. Кыскасы, хатирәләр һәм сагыну бәйрәмендә булдык, үзгәрешләр вакытын һәм пионерлыкның рухын тойдык! "Рябинушка" җыр сөючеләр һәм "Муза" нәфис сүз яратучылар клубында катнашучылар кунакларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Ә " Еллар аша караш..."XX гасыр рухына "сеңдерелгән" авылдашларыбыз күңеленә хуш килде.
2019 елның 18 декабре, чәршәмбе