Геройлар аллеясында Ватан Геройлары көненә багышланган тантана оештырылды. Сәламләү сүзе белән Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы чыгыш ясады. «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең 3 нче дәрәҗә Юнармия батырлыгы медале белән Балык Бистәсе урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Юнармия» отряды координаторы Романов Руслан Петрович бүләкләнде. Бер минут тынлыктан соң, геройлар истәлегенә веноклар һәм чәчәкләр салынды.

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International