Уракчы мәдәният йорты хезмәткәрләре Инвалидлар декадасы кысаларында "кешеләргә шатлык китерәбез"акциясе үткәрделәр. Авыл җирлеге хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балаларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Аларга бүләкләр тапшырылды. Бу балаларның ата-аналары шатлыкларын яшермичә, игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
2019 елның 6 декабре, җомга