Корноухово мәдәният йортында эшләп килүче "Рябинушка" үзешчән вокал коллективы Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Корноухово картлар йортында тәрбияләнүче әби - бабайларны "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" дип исемләнгән концерт программабыз белән сөендерде. Әлеге бәйрәм чарасы картлар йортында тәрбияләнүче Фролова Валентина Анатольевнаның гомер бәйрәме - туган көненә туры килүе дә бәйрәм өстенә ямь өстәде. Картлар йорты директоры Гарипова Светалана Константиновнаның тәбрикләү сүзләре үзешчәннәребезнең берсеннән - берсе моңлы җырларына уралып, өлкәннәребезгә бәйрәм кәефе өстәде.
2019 елның 6 декабре, җомга