2014 елның 3 декабрендә Россия территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә торган истәлекле дата — Билгесез солдат көне. 3 декабрь көнне Яңа Арыш урта мәктәбендә Билгесез солдат көненә багышланган чаралар узды. 1-4 сыйныф укучылары музейда булдылар, ә өлкән сыйныф укучыларына сыйныф сәгатьләре үткәрелде һәм презентацияләр күрсәтелде. Укучылар бу дата турында күбрәк мәгълүмат белделәр. Һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
2019 елның 3 декабре, сишәмбе