Россия Федерациясенең халык рәссамы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зарипов Илдар Касыйм улы тууына 80 ел тулу уңаеннан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Художникның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән чаралар оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре китап күргәзмәсе янында аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар.

2019 елның 22 ноябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International