Масловка "Ягодка" балалар бакчасында "Татар халкының гореф-гадәтләре" дигән темага дәрес үткәрелде. Балалар үз халкының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныша алсыннар өчен, татар теле кабинетында мини-музей ясалган. Анда балалар авыл халкының борынгыдан килгән көнкүреш әйберләрен күрделәр, кызыксынып татар милли киемнәрен карадылар, татар орнаменты белән таныштылар.

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International