4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Корноухово мәдәният йортында үсеп килүче буында башка милләтләрнең мәдәниятына, гореф – гадәтләренә хөрмәт уяту максатыннан “Халык уеннары ярминкәсе” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде. Корноухово авылында сигез милләт вәкиле яши. Бүгенге чарада татар, урыс, үзбәк, башкорт һәм әрмән халык уеннары белән танышты балалар. Берсеннән – берсе мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барган чара бер сулышта узып та китте.

2019 елның 2 ноябре, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International