Бәтке мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Комсомол көне уңаеннан «Комсомол яшьлегем минем»дип исемләнгән искә алу сәгате үткәрделәр. Комсомол оешмасына ничек керүләре, җыелышларның ничек узуы, әгъзалык взносының нинди суммасы булуы турында кыскача искә төшерделәр. Р.Н.Нәбиуллинаның комсомол билетын карадык һәм ул комсомол секретаре буларак әгъзалык взносларын ничек җыйганын сөйләде. Анда ВЛКСМ Уставын, комсомолга кабул итү тәртибен искә төшерделәр.

2019 елның 2 ноябре, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International