Иванай авыл клубында комсомолның туган көненә багышланган «Комсомол, син хәтеремдә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.Комсомол-безнең ил тарихының аерылгысыз өлеше, дип сөйләделәр. Әңгәмә барышында катнашучылар комсомолның ничек барлыкка килүен, аның ил тормышының төрле елларындагы роле, бүләкләр, комсомолларның сугыш елларындагы батырлыклары турында белделәр. «ВЛКСМ» күргәзмәсендә кунаклар чын комсомол билеты белән таныштылар.
2019 елның 30 октябре, чәршәмбе