Тегермән-Почино авыл клубы. «Комсомол - илем яшьтәшем, сугышчан иптәшем минем»дип исемләнгән тематик викторина үтте. Комсомол балаларны Ватанны яратырга, үз иле өчен хезмәт куярга өйрәтте. Ә бит комсомолга 14 яшьтән егет һәм кызларны, әле бөтенләй балалар кабул иттеләр. ВЛКСМның барлыкка килү тарихы белән танышканнан соң, комсомолларның каһарманлыгы һәм батырлыгы турында белгәч, балалар кызыксынып викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
2019 елның 29 октябре, сишәмбе