Мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә комсомолның туган көне уңаеннан «Безнең ялкынлы яшьлек»дип исемләнгән кызыклы чара үткәрдек. Балалар белән бергә мәктәп музеенда булдык. Авылыбызның комсомол тарихы белән таныштык. Комсомол ветераннары: Мокеева Екатерина Ивановна, Мөхәммәтҗанова Лилия Николаевна һәм Фугина Юлия Петровна балаларга үзләренең комсомол яшьлеге турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирделәр.
2019 елның 29 октябре, сишәмбе