"Күңелдә Көзге моңнар" - шундый исем астында Уракчы мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылды. 25 октябрь көнне Уракчы мәдәният йорты үзешчәннәре авыл халкын бәйрәм концерты белән сөендерде. Программа җыр, бию һәм юмор белән үрелеп барды. Концерт онытылмаслык, күңелле узды һәм, диелгәнчә, бер сулышта, ә иң мөһиме-халыкка ошады.

2019 елның 25 октябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International