Корноухово мәдәният йортында өлкәннәр көненә багыншланган “Көзге гөлләмә” дип исемләнгән бик матур концерт булып узды. Берсеннән – берсе моңлы җырлар, көлкеле чыгышлар, шаян биюләр белән үрелеп, тамашачыларның шатлык хисләре, ихлас елмаюлары, үзешчән сәнгать осталарыбызның җан җылысы белән төреп бирелгән концертыбыз һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм буе яңгыраган көчле алкышлар моның бер дәлиле иде.

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International