Янчык авыл мәдәният йортында Өлкәннәр декадасы кысаларында китапханә белән берлектә «яшьләр елларын искә алыйк»дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде.Бәйрәмгә җырлар яратучылар төркеме әгъзалары һәм пенсия яшендәге кешеләр чакырылган иде. Фотозона оештырылган, анда барлык тамашачылар да бик теләп фотога төштеләр. Өлкәннәр катнашында концерт күрсәтелде . Өлкәннәр яшь елларын искә төшерделәр, кемнеңдер йөзендә бәхетле елмаюлар күренә иде, кемнеңдер күз яшьләре тулды... һәркем үзе турында уйлады һәм сөйләде. Конкурслар үткәрделәр:" Советлар " , "Җырын угадай. Бәйрәм табыны артында баян һәм гармун астында өстәл җырлары башкарылды.
2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе