Районыбыз мәдәният йортында мөнәҗәтләр кичәсе үтте.Татарстан Републикасы мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Идәлия Мәннан кызы мөрәҗәгате белән башланып китте элеге чарага әзерлек. Районыбызның күп кенә авылларыннан килгән мөнәҗәт, бәет башкаручыларыбыз сәхнәдән бу кичне халыкка иҗат бүләк иттеләр. Мәдәният йортының фойе бүлегендә кабактан эшләнгән ризыклардан күргәзмә дә урнаштырылды. Һәрбер катнашучы районыбыз башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов һәм Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазат хәзрәт Хисаметдинов тарафыннан рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.

2019 елның 4 октябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International