Тәберде Чаллы мәдәният йорты Котлы Бөкәш китапханәсе, клуб һәм авыл советы белән берлектә "Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Авыл җирлеге башлыгы Нәҗипова Г.Г. бәйрәм белән котлады. Очрашуда концерт номерлары күрсәттеләр, конкурслар, викториналар үткәрделәр. Ә ретро җырлардан торган "Угодай милодию" уены безнең ветераннарыбызга онытылмаслык настальгия ясады. Кунакларга китаплар бүләк иттеләр һәм чәй табынына чакырдылар.
2019 елның 2 октябре, чәршәмбе