Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре “Теремкәй” балалар бакчасы белән берлектә балалар өчен эшче һөнәрләр елына багышлап “Минем булачак һөнәрем” дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрде. Әлеге чараны үткәрү өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сайлануы очраклы түгел иде. Чөнки нәкъ тә менә кече яшьтә бала үзенең булачак һөнәренә тәүге адымнарын ясый башлый. Кече яшьтәге бала алдында һөнәрләр дөньясына юл ачу, алай гына да түгел, балага дөрес юл күрсәтә белү – бүгенге чараның төп максатларының берсе иде.
2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе