“Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” Тәберде Чаллысы авылы китапханәсендә дәвам итә. 7 сентябрь көнне “Туган ягым” клубы әгъзалары белән, тыл ветераны Корбанова Сания апа янына бардык, аңа шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Шул уңайдан без аны туган көне белән котладык, балалар иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Үз чиратында Сания апа үзенең тормыш юлы, балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килүе турында сөйләде. Авылда барлык ир атлар сугышка китеп беткәч балаларның кырларда, хуҗалыкта иң авыр эшләрнең нәфис кызлар җилкәсенә төшүе турында тыңлау бик дулкынландыргыч булды. Әңгәмә ахырында Сания апа укучыларга яхшы билгеләргә генә укырга һәм өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга кушып киңәшләрен бирде.Шуннан соң мин мөмкинлекләре чикләнгән, “Туган ягым” клубы әгъзасы булган Валева Ләйләдә булдым, мин аңа күчтәнәчләр һәм әлбәттә, укырга иң кызыклы китаплар алып бардым.
2019 елның 7 сентябре, шимбә