“Экстремизмга – Юк!” айлыгы кысаларында 4 сентябрь көнне Кече Укмас авыл мәдәният йортында “Без экстремизмга каршы”- тәрбия сәгате үткәрелде. Мәдәният йортына авылыбыз да яшәүче халык чакырылды. Авыл халкы арасында “экстремизм күренешләре” журналларын кулланып, “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләре аңлатылды. Халык арасында төрле формаль булмаган оешмалар турында, алдагы елларда булган терактлар, фаҗигале вакыйгалар, аларның чишелешләре турында сөйләп үтелде. “Үзеңне ничек сакларга” буклеты белән танышу булды.

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International