30 август көнне барлык балыкбистәлеләр һәм район кунаклары Чулман елгасы буена җыелдылар.Кич буе «Spas батл» мәйданыннан мастер-класслар һәм әйлән-бәйлән уеннары, «Уку-ызбасы» фотозонасы һәм 80 нче еллар чорлары күргәзмәсе, «Янә май, чәчәкләр һәм күз яше...» хәрби күргәзмә, караоке һәм викториналар, «Чемод музее» китап күргәзмәсе оештырылды. Сәүдә нокталары, урам кафелары эшләде.Төп сәхнәдә 60 ел бергә гомер иткән парны бүләкләү булды. 30 августта никахларын теркәгән һәм бүген беренче биш еллык юбилеен билгеләп үтүче гаилә парларын котладылар. Балык Бистәсендә яшәүче, 30 августта 1 яше тулган яшь кызны туган көне белән котладылар. Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды. Шулай ук «Иң яхшы шәхси йорт» конкурсында җиңгән Семенов Виталий Николаевич лаеклы бүләккә ия булды.Бәйрәм дәвамында сәхнәдән талантлы балыкбистәлеләр башкаруында җырлар, биюләр яңгырады. Бәйрәм салюты кунакларны сөендерде. Аннан соң сәхнәгә Казан шәһәреннән килгән «Барбара Бэнд» кавер төркеме бәйрәм кичен дәвам итте.
2019 елның 30 августы, җомга