2019 елның 8 августында Район мәдәният йортында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган шахмат турниры узды. Турнир район мәдәният йортының клуб оешмалары арасында район мәдәният йортының "Белая ладья" шахмат клубы (җитәкчесе А.А Автономов) тарафыннан оештырылды. Турнирда 18 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге, 9 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнашты. Турнирда 1-3 урыннарны алучылар дипломнар һәм кыйммәтле сувенирлар белән бүләкләнде. Иң өлкән һәм иң яшь катнашучыга приз тапшырылды.
2019 елның 9 августы, җомга