Корноухово мәктәбендә Балаларны яклау көне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә узды. Укучылар Халилов Р. җитәкчелегендә туп белән эстафетада, велосипедта узуда катнаштылар, палатка куйдылар. "Корноухово" ППС начальнигы балаларны янгын шлангыннан файдаланырга өйрәтте. Ярышлар күңелле, кызыклы һәм файдалы үтте. Барлык катнашучылар да призлар алды.

2019 елның 1 июне, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International