Балык Бистәсе "Салават күпере" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе җылы, дустанә шартларда узды. Балалар күп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр белән сөендерделәр. Матур традиция буенча, балалар бакчасы мөдире балаларга хәерле юл, уңышлы укулар һәм, әлбәттә, үз балалар бакчасын онытмауларын теләде. Һәр чыгарылыш баласына бүләкләр һәм балалар бакчасын тәмамлау турында дипломнар тапшырылды. Бәйрәм ахырында балалар күккә ак күгәрченнәр һәм һава шарлары очырдылар. Чыгарылыш кичәсе балалар өчен якты һәм истә калырлык булды.

2019 елның 3 июне, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International