19 май-СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне.
Шул уңайдан Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә 14 - 17 май көннәрендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау һәм ВИЧ-инфекциянең таралуына каршы «СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе үткәрелде, ул Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган иде. Аның кысаларында түбәндәге чаралар үткәрелде:
9-11 сыйныфларда «ВИЧ/СПИД турында мин нәрсә беләм? " темасына сыйныф сәгатьләре үтте.», «Куркыныч СПИД сүзе», укучылар арасында «СПИД турында нәрсә беләм» дигән анкета, фельдшер Мөхәммәтрәхимова М. катнашында "Тормыш хакына дәрес" Бердәм мәгълүмат сәгате, шулай ук укучылар «#СТОПВИЧСПИД»хештегы белән акцияне тараттылар.
2019 елның 21 мае, сишәмбе