18 май көнне Яр Чаллы шәһәре Кванториумында ел саен өченче тапкыр үткәрелә торган "Кванториада 2019" фәнни-техник иҗатының чираттагы конкурсы узды. Быел конкурска 9 муниципаль берәмлекнең 100 дән артык заявкасы бирелгән иде. Балалар иҗаты үзәге "Робототехника" берләшмәсе укучылары конкурста катнаштылар һәм 1, 3 нче урынны яуладылар. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

2019 елның 20 мае, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International