Игътибар балалар!"Балалар иҗат үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре буенча "Юл калейдоскоп"исеме астында танып-белү уен программасы узды. Чарада 1 нче гимназия 3 че сыйныф укучылары катнашты. ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Исмәгыйлев Айрат Ринат улы балалар алдында "җәйге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәргә" дигән темага чыгыш ясады, шулай ук чарада катнашып һәр командаларның белем сыйфатын бәяләде. Анда ике команда "Узышчылар"һәм "Сак булыгыз балалар!"катнашты. Ике балл өстенлек белэн "Сак булыгыз балалар"командасы җиңү яулады. Чара ахырында командалар кызыксындыру бүләкләре, ә актив тамашачылар яктылыкны чагылдыручы значоклар алдылар!
2019 елның 22 мае, чәршәмбе