Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, Балыклы-Чүкәй мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары “Ветеранны котла” акциясендә катнаштылар. Алар үз куллары белән чәчәкләр һәм котлау открыткалары ясадылар. Укучылар сугыш чорында тылда эшләгән һәм шул чорның авырлыкларын татыган әби-бабайларның өйләренә барып котладылар. Өлкән кешеләрнең күңеленә бу чара хуш килде, бик рәхмәтле булдылар.
2019 елның 29 апреле, дүшәмбе